top of page

Әткәм һөнәре

Сәхифәне 9 нчы Б сыйныфы укучылары алып бара.

Әлеге сәхифәдә без әтиләребезнең һөнәрләре белән таныштырабыз, сезгә файдалы булырлык материаллар белән уртаклашабыз. Сез дә безгә әтиегезнең һөнәре турында сөйли аласыз. Бергәләп тырышканда, бик күп мактаулы профессияләр турында мәгълүматлы булырбыз дип уйлыйбыз.

Безгә языгыз: 2906000095@edu.tatar.ru

Нинди һөнәр яхшырак? Буклетыбызның октябрь ае чыгарылышы шул турыда фикер алышырга чакыра.

Икенче чыгарылышыбыз чын ир-егетләр профессиясе булып саналган бораулаучы һөнәренә багышлана. Буклетыбызда әлеге һөнәр иясе, сыйныфташыбыз Динараның әтисе Айрат абый белән дә таныштырабыз.

Декабрь аендагы чыгарылышыбыз Зөлфия белән Рүзәлнең әтиләре ия булган һөнәрләргә багышлана? Нинди һөнәрме? Әлегә сер. Яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз.

bottom of page