Чәчләре ничек ак булса,
Күңеле дә аның ак,
Тормыш тәҗрибәсен туплап,
Биргән һәр киңәше хак.…
Безнең бабабыз- Йосыпов Моряк Шәхрахман улының Мөслимдәге йорт- музейларында һәм җәннәткә тиң бакчаларында кунак булганнан соң!
Иман нуры тарала
Бу йорттан һәр тарафка!
Ә музее!... Музеена
Керсәң исең китәрлек.
Бүгеннән үк икеләнми
Халыкныкы итәрлек
Музей каршында самавыр
Парлап бөркеп утыра
Фирая әби һәркемгә
Тәмле чәй ясап тора.
Ике онык кунакларга:
“Исәнмесез - дип дәшә.
Чөнки алар гаиләдә
Туган телдә сөйләшә
Җәннәткә тиң бакчаларын,
Музейларын күрдек без
Рәхәтләнеп, сәгать буе
Күңел ачып йөрдек без.
“Атказанган” исемнәрен
Алар аклыйлар икән
Нәсел- нәсеп җәүһәрләрен
Шулай саклыйлар икән.
“Без лаеклы ялда” диеп
Кенә ятмыйлар икән
Ул агач куакларның
Юк нинди генә төре.
Җимешләрдән сыгылып тора,
Шау чәчәктә һәрбере.
Бассейн һәм фонтаннарын
Күреп хәйран калдык без.
Үзебезгә үрнәк, илһам,
Дәрт һәм дәрман алдык без!
© 2016 Gulnaz Gainetdinova All Rights Reserved.