top of page
Әтием-горурлыгым

Әтием-горурлыгым.

Нинди генә эшкә тотынсак та өйрәтүче, күзәтүче, булышучы, үсендерүче кирәк. Минем дә шундый әтием бар. Әтием эштән ничек кенә арып кайтса да, минем белән шаярырга, хәлләремне сорашырга, иркәләргә вакыт таба. Кая гына барса да күчтәнәчсез кайтмый.

Әтием минем көндәлегемне күзәтә, яхшы укуыма сөенә, кимчелекләрем булса төзәтергә ярдәм итә. Әтием мине ачуланмый. Ул йомшак итеп аңлата, җайлый белә.Әтиемнең тагы бер яхшы сыйфаты бар. Ул үзе белгәннәрне миңа өйрәтергә тырыша. Әле өченче сыйныфта гына укысам да, әтием мине күп эшләргә өйрәтте. Аның белән бергә кул эшләренә өйрәнәм. Шул эшләрем белән республика һәм районда уздырылган конкурсларда актив катнашам. Әтием төрле кул эшләренә  бик оста. Минем дә ясаган эшләрем яхшы чыкса, ул  һәрчак мактап, сөеп тора. Аның йөзләренә шатлыклы елмаю  сирпелә.

Әтием кечкенәдән үк кул эшләренә бик оста булган. Бабам да әтиемә төрле әйберләр ясарга өйрәткән. Һәрвакыт үзенә ияртеп, эшнең асылына төшендергән. Шуңадыр әтием кайчан гына ярдәм , яки булышырга сорасаң кире какмый. Ул әле мине машина ремонтлау серләренә дә өйрәтә. “Әтием-минем горурлыгым”, -дип әйтерлегем бар шул. Җир йөзендә барлык балалар да әтиле-әниле булсыннар иде. Әтиле булуның рәхәтлеген белсеннәр иде.  Мин әтиемне бик-бик яратам.

                                                                                                                                       Мәүлиев Данил Ильфак улы,  3б сыйныфы укучысы

Мой папа.

    Моего папу зовут Рамиль Габидуллин. Он хороший, добрый и очень отзывчивый человек. Он самый лучший папа на свете! Он всегда меня поддерживает, даёт хорошие советы.

    Я очень люблю проводить с ним время. Мы играем, смотрим  фильмы, читаем книги. Он часто  рассказывает истории из своего детства. Мой папа служил в армии, и является  ветераном боевых действий. У него есть военный альбом, сделанный на память об окончании службы. Папа рассказывает разные истории об этих фотографиях. Иногда он рассказывает весёлые или грустные истории.

    Я очень люблю моего папу, потому что я папина дочь!

                                                                                                                     Габидуллина Рузиля, ученица 3б класса 

Мой папа полицейский.

 

    Мой папа родился весной, 11апреля 1984 года. Первым ребёнком в семье Гильмутяновых. Обучался в Амикеевской  средней общеобразовательной школе. После  окончания школы поступил учиться в Елабужскую милицейскую школу.

    Он выбрал себе нелёгкую профессию, но всё же почётную. Ведь к профессии  военного  относятся с особым почётом и уважением. Если бывает тревога,  любое время дня и ночи, папа быстро собирается и мчится  на службу. Он награждён медалями и грамотами за успехи в службе. Он порядочный, грамотный и требовательный офицер.

В свободное время мы проводим вместе. Он учит меня делать опыты по окружающему миру. Зимой  мы катаемся на лыжах, коньках. Мой папа учит меня играть в шахматы. Я много раз  участвовала на районных соревнованиях по шахматам и получала призовые места. Это всё  заслуга моего папы.

       Я горжусь своим отцом!

                                                                                                                                                Гильмутянова Ильвина , ученица 3б класса

Папа - моя гордость!

   Я очень люблю своего папу! Он всегда готов мне помочь. Он помогает  мне с уроками. Папа меня любит, я знаю! И я его люблю, даже если он мне делает какие то замечания. Ведь он их мне делает, чтобы я стала  лучше. Но главное, что мы понимаем друг друга.

      Мой папа очень заботливый! Он сильный и весёлый. У него золотые руки! Он может построить дом , всего за месяц. Починить кран за несколько минут. Папа учит меня решать логические задачи. Учит быть уверенной во всех делах.

      Я знаю, мы с папой вместе свернём горы!

                                                                                                                                             Магалимова Аделя, ученица 3б класса

Әтием минем – горурлыгым.

Һәрвакыт иңнәремдә тоям әтиемнең кулларын,

Һарчак тыныч һәм бәхетле булсын барыр юлларың.

Әтием – горурлыгым син минем.

   Гаиләдә иң зур, баш кеше – эти. Чөнки ул гаиләнең барлык кешеләре турында кайгырта, җил – яңгырлардан саклый.

    Минем әтием Вәлиуллин Зиннур Тахау улы Казан шәһәрендә туган. Әтием Тәтеш районында инештә балык тотып, су коенып җәйге ялларын уздыра. Мәктәптә укыганда хоккей, футбол уйнарга ярата.

   Мәктәпне тәмамлап училищега укый. Укудан соң Польшада,  армия сафларында  артиллерист булып хезмәт итә. Аннары Ригада укып авиадиспетчер һөнәрен үзләштерә. Казанда аэропортта хезмәт юлын башлап җибәрә.

  Мөслим аэропортында эшләргә туры килә. Ләкин аэропорт ябылу сәбәпле, әтием икенче һөнәр үзләштерә. Тахау бабам яхшы балта оствсы булганлыктан, әтием тиз арада агач остасына әйләнә. Әтиебез турында “Җитмеш төрле һөнәр иясе” дияргә була.Аның кулыннан килмәгән эше юк. Ул кешеләргә мебель, тәрәзә рамнары, ишекләр, баскычлар ясый. Аны хөрмәт итәләр. Минем әтием турында “Алтын куллы” диләр.

Әтиебез – үрнәк гаилә башлыгы. Хәзерге көндә әниебез белән ике ул устерәләр. Әти безнең өчен  үрнәк тә, терәк тә. Мин әтиемне бик яратам һәм аның белән горурланам. Без энем белән әтиебезгә охшарга тырышабыз.

                                                                                                                                                             Валиуллин Раушан, 3 а сыйныф

Әтием минем – горурлыгым.

    Кыз баланың кечкенә чакта булган хыялларның берсе, ул үзен үлеп яратучы, җил – давылдан саклаучы, яклаучы әти булу.  Минем генә түгел, үзенең  гаиләсенең терәге булган әти булу.

         Минем дә бу тормышка ашкан хыялларымның берсе. Мин аны бик яратам. Ул үземнең туган әтием булмаса да, чит итеп мине этәрмәде. Үз кызы кебек якын итеп, үгилек ачысын тоярга бирмәде. Әтием минем чын дустым да, ярдәмче дә, саклаучы да, яклаучы да. Бер ялсыз иртә таңнан эшкә китә. Кайткач ничек арганын безгә күрсәтмичә, безнең белән шаярып, уйнап вакыт үткәрүе белән мин сокланам.

   Гаиләсен, ягъни мине, әниемне, ике сеңлемне сөюе, назлавы, ачык йөзлеге белән әти минем өчен чын үрнәк. Шундый әти булуы белән мин бик тә бәхетле дип саныйм үземне. Чөки кайбер балаларның үз әтиләре дә коры, усал була.

    Барысы өчен дә мин зур рәхмәле әтиемә. Мин аның белән горурланам!

                                                                                                                                                                Габдуллина Зәйнаб 3 а сыйнйф

Әтием минем – горурлыгым.

   Минем әтием  Багавов Фәрит Гәббас улы. Ул Салауз – Мухан авылында туып ускән.

    Кечкенә чагында ук тырыш булып үсә. Беренче сыйныфта ул әбиемә фермада сыер савырга булыша. Бишенче сыйнфка җиткәч колхозда комбайнер ярдәмчесе булып эшли башлый. Шул вакыттан бирле ул машиналар белән мавыга. Укып кайткач үз авылына кайтып колхозда механизатор булып эшли. Ул үз эшен бик тә ярата, нинди генә техника булмасын, аны күзен йомып та сүтеп ңыя ала.

   Бары тик әтиемнең тырышлыгы аркасында гына, без зур яңа өйдә яшибез. Ул “алтын куллы” кеше. Бөтен эшләрне дә җиренә җиткереп эшли. Узган елны гына ул бакчабызны тагы да ямьләндереп, беседканы ясады. Без анда гаилә белән җәй көннәрендә,  ял итәргә яратабыз. Әнием белән без күпчелек вакытыбызны мәктәптә үткәрәбез, әмма әтием беркайчан да зарланмый. Кулыннан килгән барлык эшне башкара. Малларны аннан да яхшырак эш итә белүче кешене мин белмим.

    Әтием шулай ук ачык күңелле кеше. Ярдәм кулы сузырга һәрвакытта әзер. Урамдагы әби-бабайларга ярдәм итеп торырга кирәк икәнен ул беркайчанда онытмый.  Ул минем турында да онытмый. Ул миңа өй эшләрен эшләргә булыша, аңлата. Бик күңелле кеше дә әле ул. Без аның белән төрле уеннар уйныйбыз.

   Әтием турында мин бик күп яза алам, чөнкианың мөмкинлекләре чиксез. “Егет кеше өчен җитмеш төрле һөнәр дә аз”  - дип әйтәләр бит. Әтием дә чын егет, чын ир буларак җитмештән артык һөнәр белә. Минем әтием – минем горурлыгым. Мин аны бик яратам һәм моның турында кешеләргә әйтергә бердә оялмыйм.       

                                                                                                                                                         Багавов Сиродж Фәритович, 3 а сыйныф

© 2016 Gulnaz Gainetdinova All Rights Reserved.

bottom of page