top of page

Без - газета битләрендә

Без- газета битләрендә

                                                                                        “Бала  тәрбияләүдә  әтиләрнең  роле”

 

          Ата-аналар сизәдер дип уйлыйм: гаиләдә бала тәрбияләү эше һаман катлаулана бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Ә ата-аналар ул шартларны искә алалармы соң?

Билгеле, аларның күпчелеге үз балаларының киләчәге турында нык уйлана.

     Шулай да кайберәүләр балаларны тәрбияләүгә бөтенләй әһәмият бирми, тәрбия эшендә гафу ителмәслек, төзәтеп булмаслык ялгышлар җибәрә. Икенче берәүләр исә, балаларга кирәгеннән артык әһәмият биреп, аларны боза, балалар эгоист булып үсә.

Гаилә баланың нинди булуына, дөньяга карашына, баланың әхлагына нигез сала. Ләкин бала тәрбияләү белән нигәдер күбрәк мәктәп һәм әни кешеләр шөгыльләнә. Бүгенге семьяда әтинең роле нинди соң?

       Ир кеше - семьяның хуҗасы, терәге.

       Яшь буынны тәрбияләүдә әтиләр авторитеты гаять зур роль уйный. “Мәктәп күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы аталардан башка, тәрбия барыбер тулы була алмый”, дигән рус язучысы, тарихчы Н. М. Карамзин. Инглиз шагыйре Джордж Гербет та: “Яхшы ата йөз укытучыдан да өстен”,-дип, юкка гына әйтмәгән. Әлбәттә, сүз күркәм, авторитетлы әтиләр турында бара. Шуңа күрә авторитет, беренче чиратта, балага һәрьяклап уңай шәхси үрнәк күрсәтүгә, аны ихтирам итүгә, сүзенә, эш-гамәленә һәм тормыш тәҗрибәсенә инануга нигезләнергә тиеш.

    Бигрәк тә хәзерге чорда-яслеләрдә, мәктәпләрдә, мәктәпләрдән тыш учреждениеләрдә күпчелек хатын-кызлар эшләгән чорда балаларга ир-ат йогынтысына мохтаҗлык аеруча нык сизелә. Ата йогынтысы булмау элек электән тәрбиягә зыян китергән. Балалар үзләрен физик чыныктырган, балык тотарга, йөзәргә, шашка-шахмат уйнарга һәм башка шундый һөнәрләргә өйрәткән аталарны якын күрәләр. Балалар физик көчлеләрне яраталар һәм рухи көчлеләр ягына омтылалар. Ләкин ата башкаларны кимсетмәскә, җәберләмәскә тиеш.

     “Ни чәчсәң, шуны урырсың”,-ди халык мәкале. Өйдә кем дә булса дәрес әзерләп утырганда(хәтта кечкенә балалар булса да), радионы яки телевизорны каты итеп борып куйсаң, яисә үзең кычкырып сөйләшсәң, син инде тәрбиясез кеше һәм балаларыңны да беркайчан тәрбияле итә алмаячаксың.

    Әгәр ата өй эшләреннән читләшсә, аның бу гадәтенә кызы һәм улы да тиз иярә. Өй мәшәкатьләрен акыл белән гаилә членнары арасында бүлешкәндә генә тәрбия эше уңышлы бара. Хатынына игътибарлы ата улы һәм кызы өчен үрнәк була ала. Атаның балага мөнәсәбәте – анын әнисенә мөнәсәбәте ул.

     Димәк, әти кешенең гаиләдә үзен үзе тотуы иң беренче хәлиткеч фактор. Әхлаксызлык, тупаслык, эчкечелек кебек чирләр - әтиләрнең авторитетын бетерүгә китергән сәбәпләрнең иң куркынычлары.

Менә газетадан кайбер юлларны укып китик:

   “Мин кечкенә чагында әтине хөрмәт итә идем, ә хәзер, аракы эчүгә сабышкач, күрәсем дә килми. Чөнки исердеме, кычкырырга, сүгенергә тотына. Усал эт кебек ташланырга  гына тора. Андый әтиләрне ихтирам итәргә мөмкинме соң?!”

    “Әти миңа авторитет түгел, чөнки үзен кешечә тота белми: исереп кайттымы, өйдә тавыш чыгара,”-дип яза икенче берәү.

   Әтинең гаиләдә дәрәҗәсе бетү балага гаять начар тәэсир итә. Әтисеннән күңеле кайткан яшүсмер усал һәм оятсыз була. Әти-әниләрнең үзара ызгыш-талашлары, алдашулары, балаларга карата тупас булулары балаларның характерында, тәртипләрендә чагыла. Менә бер әтинең улы турында сөйләгәннәре:

    -Менә шул малай бәгыремә төште бит. Мин нәрсә эшләсәм, ул да шуны кабатлады. Яхшысын түгел энем, начарын. Кайвакыт шулай аш-чәй янында газета - журнал карап алгалыйсың. Ул да аш янына китап алып утыра торган булды. Мин әйтәм, китабыңны аш белән ашарга телисеңме әллә, аш янында китап укырга ярамый дим. Сиңа ярый ич әле, ди. Көннәрдән беркөнне улым тәмәке тарта башлаган.  Әнисе малайны елый-елый орышты. Ә аңа нәрсә- күзен дә йоммыйча- әтигә ярый ич!- диде дә өйдән чыгып китте. Аптырап калдым. Нәрсә дияргә дә белмәдем. ”Юньсез, башың яшь әле, дип, алай гына да түгел, эт итеп кыйнап ташлыйсым килде, юк телемне аркылыга тешләп булса да түздем. Үзем гаепле. Ул кичне малай белән бик озак сөйләшеп яттык.

    Менә бер ел инде, аш янында газета-журнал укыганым, тәмәке тартканым, аракы эчкәнем юк. Ихлас менә. Малай да үзгәрде. Сүзебезне дә тыңлый. Укуы да әйбәтләнә төште. Менә шулай ул бала үстерү, күп нәрсәләрдә үзеңне чикләргә туры килә. Балалар – гаиләнең көзгесе дип юкка гына әйтмәгәннәр.

     Ата- баланың иң якын, иң кадерле кешесе. Ата булу – буыннарны югалтмыйча дәвам иттерү.  Әти булган кеше зур хәреф белән башланган  Әти булсын иде.

                                                                                                                                                                                                 Гайнетдинова Г.Ф. 

                                                                                                                                                                                                               15.11.2017

                                                                                              Уңыш нигезе- максатчанлык.

Без классыбыз белән бик актив. Район күләмендәме, мәктәп буенчамы – нинди генә чара оештырылса да без аңа бердәм кушылабыз һәм ничек кенә булса да башкалардан яхшырак, үзебез өчен файдалырак булырлык итеп үткәрергә тырышабыз.
Соңгы көннәрдә генә район мәктәпләрендә бара торган “Тормыш дәресләре” кысаларында “Карьера төзелеше. Профессия буенча ирешкән уңышларның серләре” дигән темада түгәрәк өстәл артында зур сөйләшү үткәрелде.
Без – укучылар дүртәр-дүртәр булып группаларга бүленеп утырыштык. Күзләр тактага язып куелган сорауларга төбәлде. Анда “Синең характерың, үз-үзеңне тотышың, зәвыгың нинди булырга тиеш? Дөньяга, кешеләргә карашың? Спортка, культурага мөнәсәбәтең?” – кебек дистәдән артык бүгенге көн өчен бик актуаль биремнәр бар иде. Алардан күренгәнчә, әлеге чараның максаты безгә – яшь буынга алдыбызга киләчәккә конкрет максат куя белергә, аны тормышка ашыру юнәлешендә ничек эшләргә кирәклеген аңлату – төшендерүдән гыйбарәт иде.
Сыйныф җитәкчебез Эльвира Мансуровна өстәл саен дүрткә бөкләнгән берәр бит ак кәгазь куеп чыкты. Бүлмәдә гадәти булмаган тынлык урнашты. Әйтер идем, бу бәхетле дә, җаваплы да тынлык иде...
Әнә шул татлы мизгелләрдә без үзебезнең киләчәктә кем буласыбызны, уңышлы кешенең нинди булырга тиешлеген, иң мөһим сыйфатларын дүртебез кәгазьнең дүртпочмагына олы өметләр белән язып куйдык.
Җавапларны башта һәр группа аерым-аерым карап чыктык, аннары класс белән бергәләп тикшердек һәм “Уңышлы кешенең” иң мөһим сыйфатларын бергәләп билгеләдек, куелган теманы ачыклау буенча булачак уңыш баскычларыбызны билгеләдек, “уңыш, уңышлы кеше” төшенчәсен ачыкладык, куелган максатка ирешү юнәлешендә ничек эшләргә кирәклеген аңладык.
Әлеге мөһим чарада Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Хамзович Муллин катнашты, безнең белән беррәттән куелган сорауларга җаваплар язды. “Уңышлы кеше”нең мөһим сыйфатларын билгеләүдә үтемле фикерләре белән катнашты. Укучыларның бу юнәлештәге эшеннән канәгатьлеген белдереп, уңышка, алга куелган максатка ирешү юллары белән таныштырды, кечкенәдән үк булачак һөнәреңне дөрес сайлау, авырлыкларны кыю җиңәргә кирәклегенә төшендерде. Район башлыгының һәр акыллы сүзе, киңәше безнең сабый күңелләребездә онытылмас якты эз калдырды. Чакыруны кабул итеп килгән Рамил Хамзовичка, чараны оештырган сыйныф җитәкчебез Эльвира  Мансуровнага бик зур рәхмәтлебез.

                                                                                                             Зилә Биккинина, Мөслим урта мәктәбенең VI Б сыйныфы укучысы

                                                                                    Отчизны верные сыны…

Накануне празднования 70-летия Победы нашей страны в Великой Отечественной войне, в феврале, когда мы отмечаем день Защитника Отечества  у нас в классе состоялся классный час  на тему  «Служу Отечеству». В этот день на это мероприятие мы, ученики 6б класса пригласили Николаева  Альберта Валентиновича и Каримова Эдуарда Дамировича, пап наших одноклассников Даниила и Закира.  Они выполнили в свое время свой гражданский долг перед Родиной, прослужив в рядах Советской Армии.

Каримов Э. Д. служил в пехоте, а   Николаев А. В. – на  морском флоте. Они во время встречи поделились с нами со своими воспоминаниями из армейской жизни, ознакомили с распорядком дня простого солдата. Отметили, что мальчики должны с ранних лет готовить себя для службы Отечеству: и морально, и физически.

«Одним из важных качеств, необходимых солдату в армии, - сказали наши гости, это коммуникабельность, т.е. умение найти общий язык с разными людьми». Ведь молодые люди разных национальностей, разных нравов, выросшие в разных городах и селах, воспитывавшиеся по разным традициям и обычаям, начинают жить одной большой  армейской семьей.

По их рассказам мы поняли, что знания, полученные в школе, в частности, знание точных наук помогло им работать с техникой в подводной лодке.  Альберту Валентиновичу за годы долгой службы под водой довелось побывать в водах Средиземного моря, и даже добраться до берегов Африки.

Эдуард Дамирович на встречу принес свой армейский фотоальбом, где мы с интересом рассмотрели моменты из их солдатской службы, друзей, с которыми они вместе служили.

А папа Даниила показал свой именной меч-кинжал, который им вручили на память в последний день службы на память.

В конце встречи наша учительница Эльвира Мансуровна сказала, что мы должны дорожить нашей сегодняшней мирной жизнью, помнить тот героизм, отвагу и храбрость  солдат в воинах за независимость нашей Родины, чтить память тех, кто отдал свою жизнь во имя Отчизны.

А мы, в свою очередь, говорим «спасибо» нашим гостям за интересную встречу и  желаем всем сегодняшним солдатам добросовестно выполнить свой долг и живыми вернуться домой.

                                                                                       Мирзаянова Эльгина,  ученица 6б класса Муслюмовской средней школы

© 2016 Gulnaz Gainetdinova All Rights Reserved.

bottom of page