top of page

Яхшы әтиләрсез-яхшы тәрбия була алмый

19нчы гыйнвар көнне Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Яхшы әтиләрсез-яхшы тәрбия була алмый" исемле районкүләм Әтиләр советы утырышы узды.Көн тәртибендә советның эшчәнлеге каралды,киләчәккә бурычлар куелды.Шулай ук балага әһлак тәрбиясе бирү, укуга мөнәсәбәт,гаиләдә уңай психо-эмоциональ халәт тудыру юнәлешендә эшләр билгеләнде,киңәшләр бирелде. Укучы һәм әтиләр тарафыннан махсус күргәзмә оештырылды.Мәктәп психологы "Бала үсешенә әтиләр йогынтысы" дип исемләнгән психологик тренинг үткәрде.Утырышта Мөслим муниципаль районы Әтиләр советы рәисе Аглиев М.М.,күп еллар бәлигъ булмаган балалар комиссиясе рәисе булып эшләгән Султанов Р.Җ.,чарада мәгариф бүлеге идарәсе начальнигы Демидов Р.Т.,тәрбия эшләре буенча урынбасары Галимова Л.Р. һәм методист Ахметзянова Э.Ф. катнашты.


Кичә, бүген, иртәгә...
bottom of page