top of page

Агач утырту-изге гамәл

Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары укуда гына түгел, үзләренең игелекле гамәлләрен эштә дә күрсәтте. 16нчы октябрь көнне "Яшел Мөслим" акциясе кысаларында 7б класс укучылары агач утырттылар. Алар бик теләп һәм тырышып эшләделәр. Акциянең максаты - агачларны устерү генә түгел,ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү. Тирә-юнебездә яшеллек булган саен,табигатебезнең экологик халәте яхшыра.


Кичә, бүген, иртәгә...
bottom of page