top of page

Үз агачыңны утырт!

Чисталык икеайлыгы кысаларында җыештыру эшләре белән бергә агач утырту да бара. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе Мөслимнең Банк урамын шефлыкка алды. Мәктәп коллективы урамда яз башыннан ук чистарту эшләрен башкарды. 5 нче май көнне укучылар укытучылар һәм Әтиләр советы белән берлектә урамда юкә агачлары утырттылар. Әлеге чара Әтиләр Советы эшчәнлеге кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган иде. Банк урамын җиде дистәгә якын юкә бизәячәк.


Кичә, бүген, иртәгә...
bottom of page