Администрациядә очрашу
- tukaimektebe
- 17 янв. 2017 г.
- 1 мин. чтения
17 гыйнвар көнне, 3б сыйныф укучылары "Әтиләр советы" проектының алдагы очрашуын тормышка ашырды. Муллина Айсылунын әтисе Муллин Рамил Хәмзә улы балаларны администрациягә экскурсиягә чакырды. Балаларны якты йөз белән каршы алды. Администрациянең кече һәм зур залларын күрсәтеп, анда нинди очрашулар булуы , Мөслимебезгә кагылышлы яңа проектлар шушында тууы турында сөйләде. Рамил Хамзович балаларны үзенең эш урыны, кабинеты белән таныштырды. Балаларга Мөслимебез турында мәгълүмат бирде. Аларга яхшы укырга, тырыш һәм үжәт булырга киңәш итте. Укучыларга экскурсия бик ошады, аларның исләрендә калырлык матур очрашу булды.
Comments