top of page

“ Аргамак” ипподромында

  • tukaimektebe
  • 4 дек. 2016 г.
  • 1 мин. чтения

4 декабрьдә 4б сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре классыбызның уку алдынгысы Азалиянең бабасы Валиев Фазаел оештырган “ Аргамак” ипподромында булдылар. Анда балалар атлар белән танышты, кишер, алма белән аларны сыйладылар. Үз куллары белән беренче тапкыр ат ашату балалар өчен кызык булды. Фазаел абый аларны пони атына утыртып йөртте, атларның паспортлары белән дә таныштырды. Балалар рәхәтләнеп ял итеп кайттылар, әле озак итеп алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.


 
 
 

コメント


Кичә, бүген, иртәгә...
bottom of page